Актанышта бәйрәм ярминкәләре – рәхим итегез!

2015 елның 29 сентябре, сишәмбе

1 октябрь – Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан районда традицион көзге ярминкәләр үткәрелә. Ул өч зонада – Актанышта, Аскы Актанышта һәм Пучыда оештырыла. 

 

Районыбызның  хуҗалык һәм оешмалары үзләре җитештергән ашлык, сөт, ит, ярмалар, бәрәңге, бал һ.б. сатачаклар. Ярминкәләргә шәхси хуҗалыклар, фермерлар, эшмәкәрләр, предприятиеләр дә үз продукцияләрен алып киләчәк. Ярминкәләр һәр өч зонада да 1 октябрь көнне иртәнге сәгать 9 да башлана. Бәяләр гадәттәгедән арзан булачак. Арзан бәядән беркадәр запас туплап куябыз дисәгез, килегез, үкенмәссез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International