Традицион “Милләтләр кроссында” 72 кеше катнашты. Җирле үзидарә башлыгы Зиннәтуллина Җәүһәрия Гомәр кызы спорт бәйрәме белән котлады һәм һәр катнашучыга да уңышлар теләде. Физкультура укытучысы Шайхуллин Расих Рафис улы трасса һәм кагыйдәләр белән таныштырды. Яшь үзенчәлеге белән ярыш оештырды. 5 группа яшь үзенчәлеге буенча старт алды.Ярышлардан һәркем канәгать калды. Мәктәп директоры Ләйлә Фарис кызы укучыларның да бик актив катнашуын билгеләп үтте, җиңүчеләрне котлады.