Байсар мәктәбендә "Милләтләр кроссы 2015"

2015 елның 28 сентябре, дүшәмбе

27 сентябрь көнне Байсар мәктәбендә Бөтенрәсәй йөгерү көне "Милләтләр кроссы 2015" чарасы уздырылды. Әлеге чараның төп максаты - сәламәт яшәү рәвеше пропогандалау һәм Рәсәй гражданнарын физик культура белән шөгыльләнергә өндәү.  Әлеге спорт чарасында мәктәбебезнең барлык укучылары һәм укытучылары катнашты. Чөнки безнең мәктәптә физик тәрбиягә һәм спортка зур игътибар бирелә. Нәтиҗәләр дә куанычлы: укучылар һәм укытучылар район күләмендә уздырылган чараларда актив катнашалар һәм призлы урыннарны яулыйлар. Моның ачык дәлиле - күптән түгел генә булып узган мәгариф хезмәткәрләренең спартакиадасында укытучылар командасы 1 урынны яулады. "Милләрләр кроссы 2015" чарасында катнашучыларны сәламлибез, барыгызга да ныклы сәламәтлек телибез! Халыкта юкка гына "Сәламәт тәндә - сәламәт акыл" дип әйтмиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International