Татар Суксуы авыл жирлегендэ "Милләтләр кроссы - 2015" үткәрелде. Авыл жирлеге башлыгы Рэсул Харисов бүген Татар Суксуы авылында зур бәйрәм икәнен билгеләп үтте, массакүләм йөгерештә соңгы елларда авыл жирлеге халкынын актив катнашуын әйтте. Элеге чарада авыл жирлегенэ караган барлык авыллардан мэктэп укучылары , укытучылар , авыл жирлегенэ караган оешма эшчелэре , медицина хезмэткэрлэре ,җитәкчеләр актив катнашты. Җиңел атлетика узышы Татар Суксуы авылы урамнары буйлап үтте. Берничә номинациядә ярышлар үткәрелеп җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды. Ярышта 200 дэн артык кеше катнашты.