Күҗәкәдә "Милләтләр кроссы - 2015"

2015 елның 27 сентябре, якшәмбе
Күҗәкә авылында Бөтенроссия йөгерү көне уңаеннан "Милләтләр кроссы - 2015" үткәрелде. Чарада авылда яшәүчеләр, укучылар, мәктәпкәчә яшьтәге балалар. җитәкчеләр һәм барлык оешма хезмәтчәннәре актив катнашты. Берничә номинациядә ярышлар үткәрелеп җиңүчеләргә грамота һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Фазлиев һәм Маликовларның гаиләләре иң спорт яратучы гаилә буларак билгеләнде. Ә 1955 елда туган Рәмзия Хөрмәтуллина иң өлкән катнашучы һәм җитезе  буларак ачыкланды. Шулай ук "Иң нәни йөгерешче" номинацисе буенча да  бүләкләр бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International