Икенче мәктәптә Президент сайлаулары

2015 елның 25 сентябре, җомга

22 сентябрь көнне икенче санлы Актаныш урта мәктәп президентын сайлау булып узды. Ике укучы үз кандидатурасын тәкъдим итте. 10б классыннан Авзалова Юлия һәм Габдуллин Данияр.

Кандидатлар үзара көч сынашты. Иң беренче җирәбә тартылды, кандидатларның сайлау номерлары билгеләнде. Шул тәртиптә алар үз-үзләре белән таныштырдылар һәм “Ни өчен нәкъ мин  мәктәп президенты булырга тиеш?”  - дигән сорауга җавап бирделәр.  Кандидатларның җавапларында мәктәпкә чиксез ярату, алга куйган планнар, инде эшләнгән эшләргә күзэтү чагылды. Чара ахырында залда утыручылар үз тавышларын бирделәр.

Сайлаулар нәтиҗәсендә халык мәхаббәтен Авзалова Юлия яулады. Аңа алдагы эшендә зур уңышлар телибез. Афәрин, Юлия!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International