Кыр-Каентүбә авыл клубы яңалыклары.

2015 елның 22 сентябре, сишәмбе
21 сентябрь көнне башлангыч сыйныф укучылары белән,көзге экскурсиягә каршы тауның полосасына бардык.Балалар яландагы чәчәкләрне танырга өйрәнделәр.Экологик дәрестә алган белемнәрен табигатьтә сынап карадылар:гөмбәләрне төрләргә аердылар,чыршы һәм нарат ылысларын чагыштырдылар,технология дәресенә кирәк булачак табигый материаллар җыйдылар.Өйләрдән алып килгән тәмле ризыклар белән тамак ялгагач,көзге урманның матур урыннарында фотога төштеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International