2015 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Мәгълүмати-аналитик эшчәнлек, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре Актаныш муниципаль районында “Татарстан Республикасының коррупциягә каршы тору сәясәтен 2015-2020 елларда гамәлгә кую” дәүләт программасы чараларын үтәү буенча планга кертелгән тикшерүләр уздырды.
Тикшерү барышында Актаныш муниципаль районында коррупциягә каршы тору комиссиясенең, дәүләт граждан хезмәткәрләренә булган таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу буенча комиссиянең эшләве, норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрүне оештыруның, шулай ук, программада каралган башка чараларның үтәлеше каралды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы дәүләт власте башкарма органнарның “Интернет” мәгълүмати-телекоммуникацион челтәрендәге рәсми сайтларында коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча бүлекләргә материаллар урнаштыруның бердәм таләпләрен раслау турында” 2013 елның 4 апрелендәге 225нче карарына ярашлы рәвештә, районның рәсми сайтындагы “Коррупциягә каршы тору” бүлегенең таләпләргә ни дәрәҗәдә җавап бирүенә дә игътибар ителде.
Тикшерүнең беренчел нәтиҗәләре турында район башлыгы урынбасары И.Ш.Барыев, район башлыгының коррупциягә каршы тору буенча чараларны гамәлгә ашыруга җаваплы ярдәмчесе Б.Р.Зәйнетдинов, кадрлар бүлеге мөдире урынбасары Г.Ф.Хуҗәхмәтова белән фикер алышынды.