Кадет интернат-мәктәбе укучылары "Яшь армиячеләр, алга!" дип аталган хәрби-спорт уенының зона этабы җиңүчеләре

2015 елның 21 сентябре, дүшәмбе
  18-19 сентябрь көннәрендә Казан шәһәренең "Патриот" яшьләрне хәрби хәзерлек үзәгендә "Алга, яшь армиячеләр! дигән республика хәрби-спорт уеннарының зона этабы узды.
   Катнашучылар пневматик винтовкадан ату, автоматны сүтеп-җыю, граната ыргыту, стройда атлауга әзерлек, имгәнгән кешегә беренче ярдәм күрсәтү, противогаз кию кебек ярыш төрләрендә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
   Актаныш кадет интернат-мәктәбе директорының хәрби-патриотик тәрбия буенча урынбасары  Д.М. Фәрухшин һәм тормыш иминлеге нигезләре укытучысы И.Г.Измайлов җитәкчелегендәге  командасы  8 команда арасында беренче урынны яулап февраль аенда Казан шәһәрендә узучы финал ярышларына чыкты. Кадетлар Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрының урынбасары Р.М.Гарифуллин имзалаган I дәрәҗә Дипломга һәм республика яшьләрен хәрби хезмәткә әзерләү буенча Татарстанның төп үзәге булган "Патриот" исемле оешма директоры Д.К.Литвинов имзалаган Дипломнар, кубок, волейбол тубы һәм икеурынлы палаткага ия булдылар.
   Кадет интернат-мәктәбе командасы стройда атлауга әзерлек буенча беренче, автоматны сүтеп-җыю буенча беренче, теория буенча беренче, автомат снаряжение магазины буенча беренче, хәрби-тактика уены буенча икенче урынны яуладылар.
   Котлыйбыз!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International