7 нән 14 сентябрьгә кадәр Актаныш районында “Игелек атналыгы – изге эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында төрле чаралар уздырылды. Районыбызның күп кенә оешма, учреждениялары, волонтерлар, укучылар һәм тирә-юньдәгеләргә битараф булмаган актанышлылар әлеге чараларда бик теләп катнаштылар.
Акция кысаларында район буйлап төрле чаралар үтте - үсеп килүче буынны табигатьне саклауга өндәү максатыннан “Бергә эшлибез” экологик дәресләре; китап күргәзмәләре; Үзәк район хастаханәсенең китапханә фондын тулыландыру хисабыннан популяр әдәбият җыю; шигырьләр конкурсы; ярдәмгә мохтаҗ ялгыз кешеләргә, өлкәннәргә, ветераннарга булышу; төрле спорт чаралары; аз керемле гаиләләргә ярдәм күрсәтү; район масштабындагы мәдәни мирас объекты - Мәчти авылында территория чистарту буенча эшләр башкарылды.