Бүген, 15 август көнне, “Яшьлек” мили мәдәни үзәгендә Актаныш районы терлекчеләренең 24 форма киңәшмәсе булып узды. Киңәшмәдә Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, Актаныш муниципаль районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов, район хуҗалыклары башлыклары, белгечләре катнаштылар. Агымдагы елның сигез айлык эш нәтиҗәләренә тәфсилле анализ ясалды, барлык хуҗалык җитәкчеләре, баш белгечләр хезмәтләренә бәя алды.
Дәниф Харисов район хуҗалыкларындагы терлекчелек тармагы хезмәт нәтиҗәләре белән таныштырды. Агымдагы елның 1 сентябренә район хуҗалыкларында, фермерларны да кертеп, 33718 баш мөгезле эре терлек, шулардан 9178 сыер, 2263 баш тана, 47 баш нәсел үгезе. Август ае белән чагыштырганда,терлек баш саннары 92 башка кимегән.
Иң күп баш саны арттыручы хуҗалыклар – А/ф Әнәк (123 баш), ҖЧҖ “Ташкын” (89 баш), ҖЧҖ “Башак” (70 баш). Шулай ук терлек баш саны кимегән хуҗалыклар да бар – ҖЧҖ “Янаул” , ҖЧҖ “Наратлы” , ҖЧҖ “Нур”.
2015 елның 1 сентябрь көненә районда тулаем сөт җитештерү 362737 ц тәшкил итте, 2014 елның шушы чорында 346497 ц булган, ягъни үсеш 105% тәшкил иткән. Сөт сату хисабына барлыгы 625млн 604 мең сум акча керде.
МЭТ ит җитештерү 1 сентябрьгә 30968 ц ны тәшкил итте, узган ел күрсәткечләре белән чагыштырганда 867 ц артык, 103 % тәшкил итте. Район буенча исәпләгәндә, 1 баш мөгезле эре терлеккә 12,5 мең сум акча кереме тәшкил итә.
Актаныш районы буенча продукция сатудан һәм хезмәт күрсәтүдән кергән акча кереме 1207 мең сум тәшкил итә. Шуларның 19% игенчелектән, ә 75% терлекчелектән.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, хуҗалыклар буенча исәпләнгән хезмәт хакы 108% ка артты. Районда авыл хуҗалыгында 2037 кеше хезмәт куя. 1 хезмәткәргә уртача айлык хезмәт хакы 15921 сум тәшкил итте, 2014 елда 14547 сум иде.
Район күрсәткечләре белән чагыштырганда, иң югары хезмәт хаклары “Нур Баян” (18151 сум), “Чишмә” (17649 сум), а/ф «Әнәк» (17557 сум), «Ташкын» (16908 сум) хуҗалыкларында.
Киңәшмә ахырында үз эшләренең алдынгысы булган хуҗалык хезмәткәрләре бүләкләнде.