Актанышлыларның зур күпчелеге Рөстәм Миңнеханов өчен тавыш бирде

2015 елның 15 сентябре, сишәмбе
Сайлаучылар исемлекләренә 23 мең 475 кеше кертелгән иде. Тавыш бирүдә барлык сайлаучыларның  98,82 проценты катнашты.
Мәгълүм булганча, Татарстан Президенты  вазыйфасына дүрт  кандидат теркәлгән иде. Рөстәм Миңнеханов өчен районыбызда сайлаучыларның   98,56 проценты тавыш бирде. 
Хафиз Миргалимов – 1,04  процент, Рушания Билгилдиева – 0,22 процент, Руслан Йосыпов 0,09 процент тавыш җыйдылар. 
Авыл җирлекләре советларына 209 депутат сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International