Актаныш муниципаль районында 7нче авыл яшьләре форумы үзды.

2015 елның 14 сентябре, дүшәмбе

10-12 сентябрьдә  Актаныш муниципаль районында 7нче авыл яшьләре форумы үзды. Форумны район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм, мәдәният бүлекләре белгечләре оештырды. Анда 18дән алып 35 яшькә кадәрге авыл яшьләре, туган якларына, Актанышка, хезмәт кую өчен кайткан төрле һөнәр ияләре катнашты.  Әлеге форум кысаларында кызыклы темаларга түгәрәк өстәлләр,  спорт ярышлары, шулай ук туристик чаралар һәм күңел ачу программалары узды. Өч көн дәверендә Яшьләр узләренең сәләтләрен курсәтеп,төрле тренинг, уеннарда катнашып, уй-фикерләрен баетып кайттылар. Моннан тыш, кичләрен “Төнге дозор”, "Татарпати" һәм башка күптөрле кызыклы чаралар үткәрелде.

 Актаныш муниципаль Район башлыгы Фаиль Камаев Форумга очрашуга килде. Ул әлеге форумнын бары тик уңай сыйфатларын билгеләп үтте. Форсаттан файдаланып, форумда катнашучылар район башлыгына төрле өлкәләргә багышланган шәхси сорауларын бирделәр. Ул аларны уңай хәл итәргә тырышу турында әйтте.  Актаныш яшьләренә район башлыгы унышлар теләп, матур итеп эшләргә тәкъдим итте . "Районнын киләчәге сезнен кулда",-дип сузен тәмамлады. 

Форум бик әзерлекле һәм оешкан халәттә узды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International