Мәктәбебезнең 8а сыйныф укучылары Тимирова Альмира һәм Аминова Ильзирә класс җитәкчесе Дилара Фирдинантовна Исмакаева җитәкчелегендә, җомга , 11 сентябрь көнне, Школьный урамында яшәүче олкән яшьтәге Наил абый (88 яшь) һәм Дамира апа (82 яшь) гаиләсенә ярдәм итәргә барды. Волонтерлар аларның зур яшелчә бакчасында бәрәңге алырга булышты. Олы хөрмәткә ия Наил абый белән Дамира апа – Хезмәт ветераннары. Алар балалар килгәнгә куанып, тагын килегез дип калды. 15 октябрь көнне Дамира апага 83 яшь тула. Волонтерлар ул көнне кунакка барып, Дамира апаны туган көне белән котлап кайтачак. Барыбыз да хөрмәтле ветераннарга бәхет, шатлык, озын гомер теләп калабыз.