Актанышта сайлаулар тәмамланды

2015 елның 14 сентябре, дүшәмбе

 Актаныш районының барлык сайлау участокларында да тавыш бирү тәмамланды. Хокук һәм тәртип бозу очраклары күзәтелмәде. Соңгы мәгълүматлар буенча 98,6 процент сайлаучы үзенең тавышын бирде.

Актаныш районында барлыгы 23 458 сайлаучы исәпләнә. Аларның 55,1 проценты көндезге 11.00 сәгатькә кадәр үк тавыш биреп өлгергән иде инде. 15.00 сәгатькә исә сайлауда катнашучылар саны 76,3 процентка җитте.

ТР Үзәк сайлау комиссиясенең бердәм мәгълүмат үзәге аша шундый хәбәр алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International