Тавыш бирү кичә сәгать 20.00дә тәмамланса да, сайлау комиссияләре эшләрен дәвам итә. Кичә 23.00дән башлап, алар протоколларны тикшерү, эшкәртү эше белән мәшгуль.
Бүген иртәнге 7гә булган мәгълүматларга караганда, протоколларның 96,65 проценты эшкәртелгән. Сайлаучыларның 84, 88 проценты үз тавышын биргән. Аерым алганда, Рөстәм Миңнеханов өчен республика буенча 2 млн 160 мең 611 тавыш бирелгән. Бу 94, 53 процент тәшкил итә.
Бу хакта бүген “Пирамида” мәдәни-күңел ачу комплексы базасында ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Бердәм мәгълүмати үзәгендә үткәрелгән брифингтаТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, Хафиз Миргалимов җәмгысе 57 мең 797 тавыш (2,53 процент) җыйган, Раушания Билгильдиева – 36 мең 959 (1,62 процент), Руслан Йосыпов – 18 мең 282 (0,80 процент).
“Әлегә 100 сайлау комиссиясендә бюллетеньнәрне эшкәртү дәвам итә. 1-1,5 сәгать эчендә тавышларны санау эше төгәлләнер дип уйлыйм”, – диде ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе.