Актанышта - спартакиада

2015 елның 12 сентябре, шимбә

Бүген, 12 сентябрь көнне 9.00 сәгатьтә “Актаныш” универсаль спорт комплексында район үзәгендә һәм җирлекләрдә урнашкан мәктәпләрнең укытучылары катнашында спартакиада башланып китте. Спорт чарасының тантаналы ачылу тантанасында район башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттахов катнашты. Ул барлык катнашучыларга уңышлар һәм чиста җиңүләр теләде.

Спартакиадада районыбызның барлык мәктәп укытучылары да бар, катнашмый калган бер генә команда да булмады.

“Актаныш” спорт комплексында башланып киткән ярышлар,  “Лачын” чаңгы-роллер трассасында, 1 нче номерлы Актаныш урта мәктәбендә һәм Балалар иҗат үзәге биналарында барган ярышлар белән бергә дәвам иттеләр.

Спартакиада программасы гер күтәрү, аркан тартышу, шашка-шахмат уеннары, төрле дистанцияләргә йөгерү, кул көрәштерү, биеклеккә-озынлыкка сикерү кебек спорт төрләрен үз эченә ала.

Спартакиадада яхшы күрсәткечләргә ирешкән мәгариф хезмәткәрләре, соңрак Бөтенреспублика укытучылар спартакиадасында, Актаныш районы данын яклап, чыгыш ясаячаклар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International