Кечкенәләргә ккитапханә турында.

2015 елның 11 сентябре, җомга
7 сентябь көнне Күҗәкә авыл китапханәчесе мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен китапханә дәресе үткәрде. Кечкенәләр "китапханә" төшенчәсе, китапларны өйгә алып уку тәртибе белән дә таныштылар. Китапханәче яңа, матур, мавыктыргыч китаплардан күргәзмә дә оештырган иде. Китаплар белән танышканнан соң, балалар үзләренә китаплар сайлап алдылар. Китапханәче тәкъдим иткән сорауларга, табышмакларга җаваплар таптылар. Без ышанабыз, бу балалар киләчәктә безнең китапханәнең актив китап укучылары булырлар дип. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International