Кичә 9.00 сәгатьтә район мәдәният йортында мәдәният хезмәткәрләре катнашында киңәшмә үтте.
Киңәшмә барышында җылылык сезонына әзерлек сораулары һәм “Кичке җыен” район конкурсының нәтиҗәләре каралып узды.
Шулай ук яңа сезонда узачак чараларга да тукталып уздылар: “КВН – 2015” һәм А.Закиров исемендәге бию конкурсы кагыйдәләре белән танышу.
Алдагы атнада узачак район мәдәният хезмәткәрләре Конференциясенә әзерлек буенча бурычлар куелды.