"Игелекле эшләр эстафетасы".

2015 елның 11 сентябре, җомга
4-14 сентябрь көннәрендә үзәк китапханә уку залында "Игелекле эшләр эстафетасы" атналыгы кысалары уңаеннан "Изгелек китап аша" китап күргәзмәсе эшләде.
Укучыларга "Изгелекнең күңел көзгесе" тәкъдим исемлек ясалды. Бу көннәрдә китапханәгә килгән китап укучыларга "Бар кеше изгелек кылса, яктырыр иде дөнья" дип аталган, китапханәчеләр тарафыннан әзерләнгән буклет таратылды.Мәдәният ял паркында җыештыру оештырылды. Ветераннар, өлкән кешеләргә да аерым игътибар бирелде.
 10 сентябрь көнне "Изгелек атнасы" уңаеннан Актаныш үзәк китапханә хезмәткәрләре күп еллар эшләп лаеклы ялга чыккан хезмәт ветераннарын күрергә бардылар, хәлләрен белделәр, күчтәнәчләр тапшырдылар. Ветераннарга 2015 елда кайткан яңа матур әдәбият тәкъдим ителде, вакытлы матбугат белән таныштырылды.





























ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International