Бүген Актанышта Парклар һәм скверлар көне уңаеннан бәйрәм уза

2015 елның 5 сентябре, шимбә

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән 2015 ел –Татарстанда парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Президент фикеренчә, яңа парклар булдыру һәм булган парк, скверларны үзгәртеп кору халыкта культуралы ял итү үзаңы тәрбияләчәк.

2015 елда Татарстанда 160 парк һәм сквер төзекләндереләчәк. Бу максатка Татарстан бюджетыннан 1 млрд. сум финанс ярдәме шәһәрләргә һәм районнарга җибәрелгән. Планда яшеллек зоналарын яңарту һәм гомумкүләм 800 гектарга якын мәйданда яңа ял итү урыннары булдыру карала.

Бу максатта безнең районда да күзгә ташланырлык, телгә алып сөйләрлек  эшләр барганын күрәсез. Җиңү Паркы реконструкциягә дучар булды, анда Тыл ветераннарына һәм Сугыш чоры балаларына багышланган һәйкәл ачылды, 14 авыл җирлегендә яңа һәйкәлләр бастырылды, ә калган җирлекләрдә ремонт ясалды. Шулай ук  дамба буендагы скверны ачу сентябрь аена планнаштырылган.

Читтән килүчеләр безнең район турында – аның чисталыгы, матурлыгы, районыбызда урнашкан парклар һәм скверлар турында -  бик сокланып сөйлиләр. Дөрес, туган җиребезне гөлбакча итү республика күләмендә алып барыла торган хезмәт. Тик шулай да, район үзәген гөлләргә күмү йөзеннән башкарыла торган эшләрдә, барлык актанышлыларның да фидакарь хезмәте чәчелеп ята.

Бүген, Актанышта 5 сентябрь – Бөтенреспублика парклар һәм скверлар көне уңаеннан бәйрәм чарасы уза. Әлеге матур көн Аскы Актанышта ветераннар йорты янәшәсендә урнашкан Хәтер бакчасын ачу белән башланып китте. Элек каралмаган хәлдәге урында, гөлләргә күмелгән матур бакча пәйдә булды. Бу бакча бик кирәк иде һәм районыбызны матурлауда тагы бер зур адым булды.

Соңрак Җиңү, Ленин, Мәдәният һәм сәнгать паркларында бик күңелле, җыр-биюле  һәм маҗаралы тамаша башланды. Анда җаның ни тели – төрледән-төрле күргәзмәләр, спорт чаралары, халык белән уеннар, аквагрим, караоке, әкият геройлары белән фотога төшүләр,  әдәбият-сәнгать «геройлары» белән очрашу, коймак пешерү осталарын күрү, бию мастер-класслары алу һәм башкалар оештырылган иде.

Районыбызның шушы матурлыгына сокланып, аны саклап, халыкка тудырылган шартларга куанып кына яшисе дә яшисе...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International