Кичә, 1 сентябрь көнне кадет интернат-мәктәбендә Белем көненә багышланган тантаналы чара узды. Бәйрәм чарасында Актаныш районы башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Нәсим Загертдинов, ТР ХК район буенча җитәкчесе Л.Әхмәтҗанов, шулай ук Кәзкәй авылы җирлеге башлыгы Мәхтүмән Хурмаев, укытучы-ветераннар һәм кадетларның әти-әниләре катнаштылар.
2015-2016 нчы уку елында барлыгы 120 кадет исәпләнә. Шулардан 16 укучы 5 нче сыйныфка кабул ителде.