29 август көнне “Яшьлек” милли-мәдәни үзәгендә район оешамалары житәкчеләре катнашында кинәшмә узды. Киңәшмәдә 2015-2016 ел. жылылык периодына әзерлек, район мәдәният хезмәткәрләре конференциясенә әзерлек, пожар куркынычсызлыгы, хезмәт куркынычсызлыгы хәм башка темалар каралды.
Шулай ук киңәшмә дә Республика коне уңаеннан районыбызнын хезмәт алдынгыларын котлау чарасы узды, аларга муниципаль район башлыгының рәхмәт хаты хәм истәлекле буләкләр тапшырылды.
Бүләкләнүчеләр
Татарстан Республикасы Президенты Указы белән
1. Районнын финанс-икътисадый үсешенә өлеш кертүе һәм күпеллык намуслы хезмәте өчен Актаныш муниципаль районының финанс-бюджет палатасы рәисе
Каюмова Кадрия Рәмзи кызына
“Татарстан Республикасының Атказанган икътисадчысы”
дигән мактаулы исем бирелә.
2. Хезмәт вазыйфаларын үрнәк башкаруы, законлылыкны һәм хокук тәртибен ныгытуга өлеш кертүе өчен Актаныш район суды судьясы
Янгиров Хәмит Хәбирҗан уылына
“Татарстан Республикасының Атказанган юристы”
дигән мактаулы исем бирелә
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре һәм агросәнәгать комплексын үстерүдә керткән өлешләре өчен
3. “Актаныш” агрофирмасы комбайнеры Закирҗанов Радик Динус улына
4. “Чишмә” җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте баш икътисадчысы Низамова Фәнисә Мәсгут кызына
Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының
Рәхмәте белдерелә
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә куйган озак һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасы белән
5. “Тамыр” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте терлекчесе Гыйләҗетдинов Равил Шәрипҗан улы
6. “Әнәк” агрофирмасының “Айман” бүлекчәсе агрономы Кашапов Рәзим Рәис улы бүләкләнәләр
Җирле үзидарә органнары эшчәнлеген камилләштерүгә керткән өлеше һәм хәрби хисап эшен төгәл алып баруы өчен
Актаныш муниципаль районы Башлыгының Мактау грамотасы белән
7. Иске Кормаш авыл җирлеге Башкарма комитеты сәркатибе Вәлиева Дилбәр Ралиф кызы бүләкләнә
Ирешкән уңышлары һәм күпеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен
Актаныш муниципаль районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән
8. Пучы участок хастаханәсе шәфкать туташы Басырова Луеза Киям кызы
9. Киров авылы мәдәният йорты җитәкчесе Суровцева Илүсә Нәсих кызы бүләкләнәләр