Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев бүген, 1 сентябрьдә Актаныш районының Пучы урта мәктәбендә узган Белем бәйрәмендә катнашты. Ул барлык укучыларны, укытучыларны, ата- аналарны Белем бәйрәме һәм Яңа уку елы белән котлады. Ул үз чыгышында мәктәп укучыларына, тулаем коллективына район зур өметләр баглый дип белдерде һәм ул өметләрне аклауда уңышлар теләде.
Бәйрәм дәвамы булып, укучыларның ата-аналарга , кунакларга әзерләнгән концерт номерлары яңгырады