Актаныш районының Аеш авылында гомер итүче тыл ветераны Сәмигуллина Шәмсизиан Әнгам кызына 90 яшь тулды. Сугыш елларында да, аннан соңгы елларда да колхозда үзенең тырыш хезмәтен куя.
Тормыш иптәше – тыл ветераны – Сәмигуллин Хөснимәрдән ага белән 55 ел бергә гомер кичергәннәр, 2 бала үстергәннәр. Бүгенге көндә Шәмсизиан һәм Хөснимәрдән Сәмигуллиннар уллары Хавил тәрбиясендә яшиләр.
Сәмигуллина Шәмсизиан Әнгам кызын олы юбилее белән тәбрик итәргә Актаныш район Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хәев килде. Ул юбилярга үзенең ихлас теләкләрен җиткерде, РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын, Актаныш муниципаль район башлыгы бүләген тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы Илдус Закиров та Шәмсизиан апага изге теләкләрен юлларга килгән.