2015 елның I яртыеллыгына гражданнарга 24 млн хезмәт күрсәтелгән

2015 елның 13 июле, дүшәмбе

2015 елның беренче яртыеллыганда Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында uslugi.tatarstan.ru татарстанлыларга 24,9 млн электрон хезмәт күрсәтелгән. Порталда теркәлүчеләр саны 1,3 млн арткан, аларның 11 меңе ТР дәүләт порталындагы шәхси кабинетын Россия Федерациясенең бердәм дәүләт хезмәтләр порталында gosuslugi.ru шәхси кабинет белән бәйләгән.

 

2015 елның беренче яртыеелыгына:

-       18 млн артык электрон запрос башкарылган,

-       1,1 млн артык электрон гариза бирелгән,

-       3,6 млн артык дәүләт хөкүмәте органнары һәм табибларга язылу башкарылган,

-       2,4 млн сумга 2 млн артык түләү башкарылган. Аларның 89% банк карталары аша башкарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International