Республикада яшәүчеләр финанс пирамидаларына акча ташуны дәвам итә. Ялган оешмалар саны буенча Татарстан хәтта алдынгылар рәтенә эләккән. Сәбәбе гади: финанс парамидалары саны халыкның уртача керем дәрәҗәсе үскән төбәкләрдә арта икән. Ә хәерче баеса?
“Бу турыда кат-кат сөйләп торуга да карамастан, ялган оешмаларга акча илтеп, “ятьмә”гә эләгүчеләр саны кимеми”, – диде Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан Куркынычсызлык советы сәркатибе Айрат Шәфигуллин. Моны рәсми саннар да дәлилли. Былтыр әлеге юнәлештә барлыгы 14 җинаять эше кузгатканнар. Зыян күләме 1 миллиард сумга җиткән. Республикада 5 меңнән артык кеше акча умыручылар тозагына эләккән. “Узган ел финанс пирамидалары эшчәнлеге буенча барлыгы 4 җинаять эше судка тапшырылды, – диде Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Икътисадый куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе җитәкчесе Илдар Сафиуллин. – Быелның алты аенда гына да бу юнәлештә 12 җинаять эше кузгатылды. Зыян күләме 800 миллион сумга җитте. Шуңа күрә халык финанс пирамидаларына ышанудан туктады дип фикер йөртергә урын юк”.