Быел Татарстанда чәчүлек мәйданнар структурасы узган елдагыча калачак

2015 елның 4 марты, чәршәмбе
Быел Татарстанда чәчүлек мәйданнар структурасы узган елдагыча калачак. Эшкәртелә торган гомуми мәйдан 2 млн 930 мең гектар тәшкил итә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.

Шул исәптә 1 млн 600 мең гектарга бөртекле һәм кузаклы культуралар чәчеләчәк. 1 млн гектар чамасын төрле үләннәр билиячәк. 230 мең гектарда техник культуралар үстерү планлаштырыла. Калган чәчүлек мәйданнары ял итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International