Владимир Путин белән эфирга техник әзерлек башланган. 16 апрельдә "туры линия" Владимир Путин президентлыкка өченче срокка сайлангач өченче һәм бу форматта эфирга унөченче тапкыр чыга.
РФ Президенты элеккеге "туры линия"ләр вакытында кебек 12.00 сәгатьтә гражданнар белән аралаша башлар дип көтелә, дип яза «КоммерсантЪ». “Беренче канал” «Россия 1», «Россия 24», «ОТР», шулай ук «Маяк», «Вести FM» һәм «Радио России» радиостанцияләре трансляцияләргә планлаштыра.
Быел гражданнар президентка сорауларын шәһәрләрдән туры телевизион тоташтыру вакытында, телефон һәм SMS-хәбәр аша бирә, шулай ук тапшыру сайтында калдыра яки интернет аша видеосорау җибәрә ала.