Халыкара язучылар берлеге − ПЕН-клуб (PEN - Poets, Essayists, Novelist сүзләреннән барлыкка килгән, инглиз телендә шагыйрьләр, очерк һәм роман язучылар дигәнне аңлата) 1921 елда язучы Кэтрин Эми Доусон-Скотт ярдәмендә оеша, ул дөньяда сүз иреген яклау, фальсификацияләү, ялган мәгълүмат таратуга, фактларны дөрес күрсәтмәүгә каршы булу белән шөгыльләнә.
Клуб әгъзалары карары белән, 3 март көнне Бөтендөнья язучылар көне билгеләп үтелә. Бу көнне аерым уңышларга ирешкән язучыларны хөрмәтләү чаралары була.
Рус ПЕН-клубына 1989 елда нигез салына, аның штаб-фатиры Мәскәүдә урнашкан. Санкт-Петербург, Владивосток, Красноярскида клубның бүлекләре ачылган. Россиянең әлеге клубында 250 әгъза исәпләнә.
Татар ПЕН-клубын оештыру карары 1996 елда Мексикада Бөтендөнья язучылар конгрессында кабул ителә. Әлеге клуб 140 илнең каләм тибрәтүчеләре белән элемтәдә тора һәм татар әдәбиятын инглиз теленә тәрҗемә итеп, дөнья буйлап тарата. Аның составында 30 кеше — язучылар, журналистлар, галимнәр бар. Татар ПЕН-үзәгенең президенты — Разил Вәлиев (беренче президенты — Туфан Миңнуллин), башкаручы директоры — Әхәт Мушинский.