Үткән тәүлектә Татарстанда 3038,5 тонна сөт җитештерелгән

2015 елның 2 марты, дүшәмбе
Үткән тәүлектә Татарстанда 3038,5 тонна сөт җитештерелгән, узган ел белән чагыштырганда, бу 139,6 тоннага күбрәк. Бер сыердан тәүлегенә уртача 13 кг сөт савып алынган, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.
Әтнә, Мамадыш, Саба, Балтач, Кукмара, Кайбыч, Буа, Актаныш, Апас, Арча районнарында 64,4-167,8 тонна сөт савып алынган. Бер сыердан уртача 14,1-18,9 кг сөт савып алынган.
Лаеш, Аксубай, Сарман,Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Тәтеш, Минзәлә, Кама Тамагы, Спас, Менделеевск, Чирмешән һ.б. районнарда гомумән 11-59,4 тонна сөт җитештерелгән. Бер сыердан уртача 6,3-10,8 кг продукция алынган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International