Югары Яхшый мәктәбенең “ Дуслык” балалар оешмасы каршында эшләп килүче телестудия үзенең чираттагы тапшыруын күрсәтте. Гомуми класс сәгатендә узган бу чара, Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Кереш сүз белән тарих укытучысы Гөлнара Флүн кызы Нәбиева чыгыш ясады. Йомгаклау чыгышында мәктәп директоры Расих Рафис улы телетапшыруларны тагын да камилләштерергә, мәктәп тормышын чагылдырып ешрак үткәрергә кирәклеген искәртте.