Актаныш 1 нче санлы мәктәбе җиңүчеләре

2015 елның 26 феврале, пәнҗешәмбе
26 нчы февраль көнне "Яшьлек" үзәгендә  "Ел укытучысы - 2015", "Ел сыйныф җитәкчесе - 2015" конкурсларының муниципаль этабы җиңүчеләрен һәм призерларын котладылар. Мәктәбебез педагоглары бу конкурсларда катнашып, зур уңышларга иреште: Ямалов Филарис Фанисович "Ел укытучысы" конкурсында II урын алды һәм "Иң яхшы физика укытучысы" дигән исемгә лаек булды, Галиева Рузиля Ферролевна - шушы ук конкурста III урында һәм "Иң яхшы математика укытучысы" дип табылды, Гилязова Чулпан Талгатовна - "Иң яхшы сыйныф җитәкчесе" конкурсында I урын яулап, җиңүче булды. Алар районыбыз данын конкурсларның зональ этабында яклыячак.. Уңышлар телибез аларга!!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International