“Авыр-авыр капчыклар ташып эшләгәннәр әле һаман да күз алларында тора, – дип искә ала Әсма әби - Без күргәнне, калган буыннарга күрергә язмасын, илдә тынычлык булсын иде ” .
Әсма Миңнеханова 91 яшенә кадәр Усы авылында гомер кичергән. 2006 елдан алып бүгенге көнгә кадәр ул Пучы авылы картлар йортында яши. Әсма әбине олугъ юбилее белән Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Камаев һәм Актаныш муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хаев котлады. Юбилярга РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын һәм хакимият бүләге тапшырылды.