Иң яхшысы – вакытында ясатылган вакцина, дип саный белгечләр. Бу хакта Роспотребнадзорның Татарстандагы идарәсе башлыгы Марина Патяшина да кисәтә. Әмма бу мәсьәләгә һәркем игътибар бирә дип тә әйтеп булмый. Мәсәлән, вакцина ясатучылар балалар бакчасына йөрүчеләр арасында – 31, мәктәп укучыларында 47 процент. Медицина хезмәткәрләренең – 88, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләрнең – 48, 60 яшьтән өлкәннәрнең – 37, студентларның исә 25 проценты вакцина ясаткан. Кайберәүләр алдагы елда вакцина ясаткач катырак да авыруын әйтә, әмма табиблар башка фикердә. “Гриппка каршы ясатылган вакциналар соңгы 5 елда бернинди дә өзлегүләр китереп чыгармады. Киресенчә, сезон дәвамында авыруларны булдырмый калды”, – ди Патяшина.
2014-2015 еллардагы эпидемия чорында гриппның ике А һәм бер В төркеме теркәлгән. Бүген вирусларның кискен тирән сулыш юллары вируслы инфекциясе китереп чыгара торган 200 төре билгеле. Гомумән, Татарстанда гриппка каршы 1 миллион 8 мең 235 кеше вакцина ясаткан. “Узган кышта республика халкының 4,5 проценты чирләгән. Әгәр дә эпидемия турында сүз барса, халыкның 10-20 проценты авырырга тиеш. Узган сезонда да бездә авыру күрсәткече артмады”, – ди белгечләр.
Ә ул арада республикада мәктәпләр карантинга ябыла башлаган. Казан, Әлмәт, Минзәләдә кайбер уку йортлары вакытлыча эшчәнлеген туктатты. Казанда бер үк вакытта 13 мәктәпнең 22 сыйныфында укулар алып барылмый. Балаларның 25 проценты 7-10 көн авырый икән, мәктәпләр ябылып тора. Бу беренче чиратта инфекцияне таратмас өчен эшләнелә. Чөнки гадәттә салкын тиеп авырып китүчеләр арасында күпчелекне балалар тәшкил итә. Һәм алар чирне олыларга да йоктыра. Статистика мәгълүматлары күрсәткәнчә, олыларга караганда балалар ел саен 9 тапкырга күбрәк чиргә бирешүчән була. “Тирән сулыш юллары һәм грипп белән авыручыларның 65 проценты – балалар”, – ди табиблар.
Февраль-март бар
Шөкер, соңгы вакытта көннәр суык тора. Табиблар әнә шулай дип сөенә. Ник дигәндә, мондый көннәрдә инфекция таралу куркынычы кими. Әмма февраль бетә дә кыш китә дигән сүз түгел. Март та шактый салкын көннәре, күз ачмаслык бураннары белән шаккатыра кайчак. Шуңа да грипптан саклану, иммунитетны ныгытуга игътибар бирә торган чак. Аннан организм кыштан соң бераз арып та китә, хәлсезлек барлыкка килә. Организмның авыруларга каршы торучанлыгы да кими. “2015 елга куелган фаразларыбыз акланды. Февраль уртасыннан Россиядә грипп белән авыручылар саны арта башлады. Илнең 29 төбәгендә гриппның эпидемия чигеннән узуы күзәтелә. Март урталарында авыручылар саны кими башлар дип көтәбез”, – дип өметләнә Марина Патяшина. Соңгы атнада тирән сулыш юллары инфекциясе һәм грипп белән авыручы 26 мең кеше теркәлгән. Гыйнвар башыннан авыручылар саны 100 мең кешедән арта. Әлегә 19 грипп очрагы исәпкә алынган. Узган ел грипп диагнозы 135 кешегә куелган булган.
Белеп тор!
Табиблар бу чорда игътибарлы булырга куша. Өйдә авыру бар икән, аны мөмкин кадәр башкалардан аерым карарга кирәк. Аерым бүлмә булса, тагын да яхшырак. Идәнне көнгә ике мәртәбә юеш чүпрәк белән сөртеп алырга, җилләтергә кирәк. Грипп һәм тирән сулыш юллары вируслы инфекцияләрен йоктырмас өчен кеше күп йөри торган урыннарга бармаска киңәш ителә. Витаминга бай ризыклар ашагыз. Бигрәк тә С витаминлы ризыклар, суган, сарымсак, лимон, кара карлыганны көн саен кулланыгыз. Балан, мүк җиләге төнәтмәләре ясап эчегез. Даруханәләрдән махсус витаминнар, вируска каршы препаратлар алыгыз. Болар барысы да авыруга каршы көрәшергә көч өсти. Саф һавада булыгыз, эш белән ялны аралаштырыгыз.