Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 95 еллыгы һәм ТР яңа дәүләтчелегенең 25 еллыгын бәйрәм итү турындагы Указны имзалады

2015 елның 18 феврале, чәршәмбе
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТАССРның 95 еллыгы һәм ТР яңа дәүләтчелегенең 25 еллыгын бәйрәм итү турындагы Указны имзалады.

ТР Президентының 14 февральдә гамәлгә куелган Указы нигезендә, Татарстан автономияле совет социалистик республикасының 95 еллыгын һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенең 25 еллыгын бәйрәм итү чаралары 2015 елның августына билгеләнгән.

Бәйрәм чараларына әзерлек һәм үткәрү буенча оештыру комитетына ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәшин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов, республика министрлыклары җитәкчеләре һ.б. керәчәк.

“Оештыру комитетына ике айда ТАССРның 95 еллыгы һәм ТР яңа дәүләтчелегенең 25 еллыгын бәйрәм итү буенча чаралар планын ТР Президентына раслауга тапшырырга”, - диелгән документта.
ТР Дәүләт Советына, шулай ук ТР муниципаль районнар һәм шәһәр округлары җитәкчеләренә бәйрәмне оештыруда һәм чараларда катнашырга тәкъдим ителә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International