Бер атнада Татарстанда химик агулануның 100 гә якын очрагы теркәлгән

2015 елның 17 феврале, сишәмбе
Татарстанда 5-12 февральдә химик матдәләр белән агулануның 93 очрагы теркәлгән. Бу узган атна белән чагыштырганда, 9,7 процентка кимрәк, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Химик агулануларның 69,9 проценты ир-ат затына туры килә, калган 30,1 процент очракта бу язмышка хатын-кызлар дучар була. Балалар арасында агулану очраклары 16,1 процент тәшкил иткән, яшүсмерләр арасында - 8,6 процент.
Узган атнада үз-үзенә кул салу максаты белән агуланучылар 48,4 процент булса, аңны томалау максаты белән – 45,2 процент, наркотиктан исерү максаты белән - 6,4 процент.
Очраклы рәвештә агуланучылар арасында 28,2 процентны ялгыш кабул итүчеләр тәшкил итә, исерү максатыннан – 48,7 процент, үзлегеннән дәвалану максатыннан – 7,6 процент, башка максатлардан – 15,5 процент.
Шулай ук бер атнада алкоголь һәм спиртлы эчемлекләрдән агулануның 19 очрагы теркәлгән. Алкогольне сатып алу урыны билгесез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International