Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең кышкы спартакиадасы уздырыла

2015 елның 17 феврале, сишәмбе
21 февраль көнне Кукмарада республика буенча мәгариф хезмәткәрләре кышкы спартакиадасының финал ярышлары уздырыла. Спартакиада ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан, мәгариф оешмалары, муниципаль берәмлекләр башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре, мөгаллимнәр арасында физик тәрбияне пропагандалау, спортны популярлаштыру максатыннан, оештырыла. Республиканың 45 районыннан килгән мең ярымга якын катнашучы 9 төр буенча көч сынашачак: чаңгыда узышу эстафетасы, тимераяк (шорт-трек), өстәл теннисы, дартс, шахмат, волейбол, аркан тарту һ.б. Мәгариф бүлекләре (идарәләре) җитәкчеләре арасында ир-атларга 2 чакрымга, хатын-кызларга 1 чакрымга чаңгыда VIP-узышы каралган.

Спартакиада ярышларында оешмада 4 айдан да ким эшләмәгән, гомумбелем бирү оешмаларының, мәгариф бүлекләренең (идарәләренең) төп хезмәткәрләре һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белгечләре генә катнашырга хокуклы, дип кисәтә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Ярышта катнашучыларның түбәндәге документлары булырга тиеш: форма буенча якынча гариза (гомуми һәм ярыш төрләре буенча), катнашучы анкетасы, расланган паспорт күчермәсе, расланган хезмәт кенәгәсе күчермәсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International