Актаныш муниципаль районында “Ничек яшисең, ветеран?” акциясе бара. Анда “Бердәм Россия” партиясенең җирле политсовет членнары, башка партия активы катнаша.
Шушы акция кысаларында “Бердәм Россия” партиясенең Актаныш җирле бүлеге башкарма комитет җитәкчесе Нурулла Нурлыев 16 февральдә Татар Суыксуы авыл җирлегендә булды. Ул анда авыл җирлеге башлыгы Рәсүл Харисов белән Бөек Ватан сугышы ветераннары Минтимер Арсланов һәм Батыр Хафизовның өйләрендә булдылар, алар белән җанлы әңгәмә кордылар. 2 ветеран да балары карамагында яшиләр, икесе дә федераль программа нигезендә фатир алганнар.
Ветераннар үзләренең сугыш истәлекләре белән уртаклаштылар, теләкләрен белдерделәр. Батыр Хафизов 17 яшьтән армиягә алына, ә 1945 елның гыйнварында Польшаның Познань шәһәрен азат итү сугышында каты яралана. Шуннан соң, төрле госпитальләрдә дәвалана, Җиңү бәйрәмен дә шунда каршылый.
Ветеранның өендә хәлен белү гади генә чара кебек, әмма Минтимер ага Арслановның күлмәкчән генә капка төбенә кадәр озата чыгуын күргәч, моның алай түгел икәнен бик яхшы аңлыйсың.