11 февраль көнне Актаныш Туган як музеенда районыбызның яшь һәм талантлы рәссамы Ләйсән Рөстәм кызы Әхмәтҗанованың шәхси күргәзмәсе ачылды.
Күргәзмәдә рәссамның 36 эше урын алды. Ләйсәннең иҗаты күпкырлы: ул портретлар да, пейзажлар да, натюрмортлар да ясаган. Бөек рус рәссамнары И.И.Шишкин, М.А.Саттаров кебек реалистик пейзаж сәнгатенә нигез салучыларның картиналарыннан үрнәк алып ясалган иҗат эшләре аерым бер мактауга лаек. Рәссамның картиналарында туган як табигате, туган авыл күренешләре күңел җылысы биреп иҗат ителгән. Күргәзмәне ачу тантанасына килгән кунаклар соклануларын яшермичә, рәссам Ләйсән Рөстәм кызына иҗади уңышлар теләделәр, ә инде аның укытучысы Айрат Сәрваров үз укучылары белән горурлануын белдерде.