Россия балалар дәүләт китапханәсе Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап, китап укучы балалар арасында “Балалар Җиңү ясый” (Дети рисуют Победу) дигән исемдә конкурс игълан итте.
Конкурс ике номинациядә уздырыла:
“Зур сугышта кечкенә җиңү” (гаилә тарихыннан кыска хикәя (рус телендә ) һәм рәсем);
"Җиңү бәйрәме балалар күзе белән" (рәсем).
Конкурста катнашу өчен кирәк:
А4 форматыннан кечкенә булмаган, А3 форматыннан зур булмаган, теманы чагылдырган, график редакторлар кулланмыйча: карандаш, фломастер, гуашь, акварель һәм төрле каләмнәр белән эшләнгән иҗади эшләр;
Конкурста катнашучының тутырылган заявка - анкетасы.
1 конкурсант, үзе сайлаган номинация буенча, ике эштән дә артык эш тәкъдим итә алмый.
Конкурска кабул ителгән эшләр ике төр яшь группасы буенча бәяләнәчәкләр:
8 – 11 лет
12 – 15 лет
Иҗади эшләрне 15 апрельгә кадәр электрон почта белән дә җибәрергә була . gift@rgdb.ru (хатның темасы “Балалар Җиңү ясый”).
Әгәр, сез, үзегезнең иҗади эшегезнең Россия балалар дәүләт китапханәсендә, 23 апрельдән 31 майга кадәр оештырылачак күргәзмәдә катнашуын теләсәгез, әзер эшләрне (оригинал) түбәндәге адрес белән җибәрергә була : 119049 г. Москва, Калужская пл, дорм 1, корп.3. яисә 10 апрельгә кадәр Актаныш балалар китапханәсенә китерергә була.
Конкурс нәтиҗәләре 23 апрельдә игълан ителәчәк.
Җиңүчеләр, 7 май көнне, “Балаларга сугыш турында укыйбыз” дигән халыкара акциядә бүләкләнәчәкләр. Конкурс лауреатларына дипломнар һәм махсус призлар тапшырылачак. Шулай ук, һәр катнашучыга да сертификат биреләчәк. Башка шәһәр, район һәм авыллардан катнашучыларга диплом һәм сертификатларның электрон формалары җибәреләчәк.
Жюри карары нигезендә, аерым конкурсантларга махсус дипломнар: “Иң яшь катнашучыга”, “тамашачы күңелен яулаучыга ” тапшырылачак.
Сорауларыгыз булса, түбәндәге телефоннарга шалтырата аласыз: 8(499)230-01-94, яисә 3 – 12 – 87 , 89600713022 сот. – Актаныш балалар китапханәсе.
Конкурска катнашучының анкета - заявкасы рус телендә тутырыла.
1. Название работы _____________________________________
2. Ф.И.О. автора__________________________________________
3. Число, месяц и год рожения______________________________
4. Место жительства ______________________________________
5. Контактный телефон ____________________________________
6. Адрес электронной почты_______________________________________
Актаныш балалар китапханәсе мөдире Гараева Азия.