Марат Әхмәтов яңа елның беренче аенда Татарстанда терлекчелек тармагы эше йомгаклары турында сөйләде

2015 елның 17 феврале, сишәмбе
Татарстан Республикасында, 2015 елның гыйнвары йомгаклары буенча, 745,8 мең баш мөгезле эре терлек санала, шул исәптән сыерлар – 247,5 мең баш.

Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Марат Әхмәтов 2015 елның гыйнварында Татарстан Республикасында терлекчелек тармагының авыл хуҗалыгы берләшмәләре һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының эш йомгаклары турында сөйләде. Гыйнварда 30,1 мең тонна терлек һәм кош (тере авырлыкта) үрчетелгән (2014 елдагы дәрәҗәнең 101 проценты), 90,1 мең тонна сөт савып алынган (105,3 проценты), 75,5 млн данә йомырка (115,4 проценты) җитештерелгән. Мөгезле эре терлектән кала (745,8 мең баш), республикада 435,6 мең дуңгыз, 53,4 мең баш сарык һәм кәҗә исәпләнә, 13,5 млн. тонна йорт кошы. ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы шулай ук гыйнвар аенда мөгезле эре терлек саны арткан яисә кимегән муниципаль районнарны да атады.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International