Бер атнада Татарстанда кискен тын юллары авыруларыннан интегүчеләр 23 процентка арткан

2015 елның 17 феврале, сишәмбе
9-15 февральдә Татарстанда кискен тын юллары вирус инфекциясе белән авыруның 26 мең 644 очрагы теркәлгән. Авыру күрсәткече 10 мең кешегә 70 не тәшкил итә, дип хәбәр ителә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча хезмәтнең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Авыручылар күрсәткече эпидемия бусагасыннан 2,3 процентка югары. 2 яшькәчә балалар арасында авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 33,4 процентка түбән, 3-6 яшь – 10,7 процент, 7-14 яшь – 2,5 процент, 15 яшь һәм аннан да өлкәнрәк – 16, 5 процент. Узган атна белән чагыштырганда, авыручылар саны 22,8 процентка арткан.
Казанда кискен тын юллары авырулары йоктыруның 8 мең 899 очрагы теркәлгән. Авыру күрсәткече эпидемия бусагасыннан 7,3 процентка түбән, узган атна белән чагыштырганда, авыручылар саны 16,5 процентка арткан.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International