Төнлә Татарстанда 27 градуска кадәр салкын булуы көтелә

2015 елның 17 феврале, сишәмбе
Татарстан синоптиклары фаразларына караганда, иртәгә Татарстанда аязучан болытлы һава,төнлә урыны белән аз гына кар явачак. Юлларда – бозлавык.
Төнлә республикада температура 17-22 градус салкын тәшкил итә, аязганда 27 градуска кадәр салкын. Көндез иң югары температура 13-18 градус җылы.
Төнлә Казанда 18-20 градус салкын, аязганда 23 градуска кадәр. Көндез температура 13-16 градус салкын тәшкил итә.
18 февраль төнендә республикада аязучан болытлы һава. Төнлә температура 19-24 градус салкын, аязганда 29 градуска кадәр, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International