Аларны 28 май көнне рус теле, 1 июньдә математиканың төп, 4 июньдә профильле дәрәҗә буенча сынаулар көтә. Химия һәм җәмгыять белеме буенча имтиханнарны мәктәпне тәмамлаучылар 8 июнь көнне тапшырачак. Чит ил телләре буенча БДИ тапшыру көне (язмача) 11 июньгә билгеләнгән: аның телдән булган өлеше 17 һәм 18ендә үткәреләчәк. Информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр, биология, тарих фәннәре буенча бердәм дәүләт имтиханнары 15 июньдә узар дип көтелә.
Нигезле сәбәпләрдән рус теле буенча имтиханны тапшыра алмаганнар өчен резерв көн каралган – 22 июнь. Математиканы – төп һәм профильле дәрәҗәнең икесен дә – 23 июньдә тапшырып булачак. 24 июнь – география, химия, рус әдәбияты, җәмгыять белеме һәм физика фәннәре буенча имтихан тапшыручылар өчен резерв көн. Чит ил теле, тарих, биология, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр буенча БДИ сайлаучыларга резерв көн 25 июньгә билгеләнгән. Бу хакта, “Российская газета”га сылтама белән, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.