Татарстанда быел җәйгә кадәр 3 меңнән күбрәк кеше эштән азат ителергә тора

2015 елның 17 феврале, сишәмбе
2015 елның гыйнвар-май айларында, Татарстанда хезмәткәрләр штатын кыскарту белән бәйле рәвештә, 3041 кешене эштән азат итү ниятләнә, дип хәбәр итә Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Элек 2401 кеше эшсез калачагы хәбәр ителгән иде.

11 февральгә булган мәгълүматларга караганда, эш бирүчеләр инициативасы буенча 24 мең 557 кеше тулы булмаган эш көне һәм тулы булмаган атна режимында эшләгән. Эш белән тәэмин итүчеләр гаебе белән 454 кеше эшсез торган, 147 кеше үз хисабына ялда булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International