Янгын чыгуны алдан кисәтик!

2015 елның 17 феврале, сишәмбе

Кичә, 16 февраль көнне Актаныш муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесе бүлмәсендә түгәрәк өстәл артында сөйләшү узды. Сөйләшүдә Актаныш муниципаль районыны Башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттәхов, Актаныш районы 103 янгын сакчылыгы бүлеге җитәкчесе Равил Харрасов һәм ТР буенча РФ ЭЭМның Актаныш һәм Минзәлә районнары буенча районара күзәтү эшчәнлеге бүлеге баш белгече Ленар Хәбибуллин катнаштылар. Төп тема булып Актаныш районында янгын чыгу очракларын булдырмау, куркынычсызлыкны тәэмин итү тора. Районда 2013 елда 36 пожар чыгып 5 кешенең үлеменә китерә, 2014 елда 40 пожар – 8 кешенең үлеме, ә 2015 елның 16 февраленә 5 янгын чыгу очрагы һәм 7 кешенең гомере өзелә.

Янгын чыгуның төп сәбәпләре булып электр чыбыкларының иске булуы, мичләрнең төзек булмавы, исерек хәлдә тәмәке тарту, балалар шаяруы, яшен сугулар тора. Кешеләргә олы кайгы китерүче, гомерләрне өзүче янгын очракларын булдырмау өчен игътибарлы булырга кирәк: кешеләр үз белдеклеге белән түгел, ә белгеч чакыртып электр чыбыкларын алмаштырырга, мичләрнең төзеклеген контрольгә алырга, эчүчелек белән шөгыльләнгән гаиләләрне контроль астына куеп, ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге гражданнарга игътибарлы булырга тиешбез. Киләчәктә сигнализациләр куеп, янгын чыгуны алдан кисәтеп, кеше гомерләрен саклап калу бурычы тора.

Янгын чыгу очраклары булганда 101, 01, 3-12-30, 112 телефоннарына шалтыратырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International