Тыл ветераны Ханова Наҗия Гәрәйхан кызына - 90 яшь

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе
Яңа Богады авылында гомер итүче Тыл ветераны Ханова Наҗия Гәрәйхан кызына 16 февральдә 90 яшь тулды.
Наҗия Ханова гомере буе математика укытучысы булып эшли. Ире – Бөек Ватан сугышы ветераны – Миннәхмәт Ханов белән алар 6 бала тәрбияләп үстерәләр - 5 кыз, 1 малай. Авылның иң матур, үрнәк гаиләсе булып гомер итәләр.
Бүгенге көндә Наҗия әби Яңа Богады авылында кызы Венера тәрбиясендә яши. Наҗия әбине олугъ юбилее белән Актаныш муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе Айдар Хаев котлады. Ул юбилярга РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын, Актаныш муниципаль район башлыгы бүләген тапшырды. Яңа Богады авыл җирлеге башлыгы Рамил Әмиров та Наҗия апага изге теләкләрен юлларга килгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International