Яңа Кормашта Әфганчы ветеранны искә алу кичәсе

2015 елның 16 феврале, дүшәмбе

14 февраль көнне Яңа Кормаш мәдәният йортында Әфган сугышы ветераны Хафизов Илдар кубогына шашка-шахмат турниры узды. Турнир мәктәп укучыларының Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгаруга 26 ел тулу уңаеннан әзерләнгән чыгышы белән башланып китте. Ә ярышлар яшь төркемнәренә бүленеп үткәрелде.

      Шашка буенча иң кечкенәләр арасында 6 яшьлек Зарипова Алинәгә тиңнәр булмады. Икенче урында 5 класстан Нуретдинов Сәйдәш, өченче-3 класс укучысы Хафизова Айназ. Зур класс укучылары арасында беренче урында  Шайхразиева Сәрия, Хафизов Айнур-икенче, ә өченче урынны Минзәлә районыннан килгән Камалова  Резеда алды. Зурлар арасында 1 урында һәм шулай ук күчмә Кубок иясе- Хафизов Ришат,  2 урында- Илдаров Альберт, 3 урында-Камалов Әнвәр (Минзәлә районынан). Хатын – кызлар арасында 1 урында Иске Кормаштан килгән Аскарова Тәржимә, 2 урында- Вәлиева Тамара, 3 урында- Закирҗанова Фәнисә.

  Шахмат буенча укучы яшүсмерләр арасында Нигъматуллин Алмаз (Актаныш) 1нче, Зиязетдинов Камил (Яңа Кормаш) 2 нче, Адиев Айзат (Яңа Кормаш) 3нче урынны алдылар. Укучы кызлар да шахмат уены яратуларын исбатлады. 1 урында-Рүзилә Гайнетдинова(2санлы Актаныш урта мәктәбеннән),2 урында-Гыйләҗева Роза (Актаныштан),3 урында-Газетдинова  Айгөл ( Тат.Суксу мәктәбе укучысы). Ир-егетләр арасында 1 урында Нигъматуллин Айдар (Актаныш), 2 урында-Гибадуллин Фәрухҗан(Чалманарт), 3 урында-Габдрахманов Илдар (Чалманарат).

  Барлык җиңүчеләр дә диплом һәм кыйммәтле бүләкләр алдылар. Ярышта катнашкан барлык балаларга да спонсорларның бүләкләре таратылды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International