Актаныш муниципаль районы җиңүче булды!

2015 елның 13 феврале, җомга
Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәсе буенча 2014 елның 19 маенда Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр арасында электрон хезмәтләр куллану буенча республикакүләм конкурс игълан ителгән иде. Хезмәткәрләргә электрон хезмәтләр куллануга һәм Портал, инфомат, мобиль кушымта аркылы түләүләр башкарган өчен баллар өстәлеп барылды. Шушы җыелган баллар буенча муниципаль районнарның рейтингы төзелде. Актаныш муниципаль районы әлеге конкурста беренче урынны яулады. Бу яңалыкны, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясе утырышында җиткерделәр. Бүләкне Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илнар Фәттәховка тантаналы рәвештә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Ф.Х.Мөхәммәтшин тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International